Биш көн эчендә Казанда кар җыюга комачаулаган 400гә якын машинаны эвакуацияләгәннәр
Казанда 30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр «Буран» планы кысаларында 388 җиңел автомобиль һәм 16 йөк машинасы эвакуацияләнгән. Соңгы тәүлек эчендә генә дә белгечләр махсус тукталышларга 106 җиңел машина җибәргән, дип хәбәр иттеләр мэрия матбугат хезмәтендә.
Шәһәр хезмәтләре мәгълүматлары буенча, барлык машиналар да «тукталыш тыелган» билгесе зонасында куелган һәм урамнарны кардан чистарта торган махсус техника эшенә комачаулаган.
Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, дөрес куелмаган автомобильләр җитди юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп булырга һәм коммуналь хезмәтләр эшенә комачауларга мөмкин, бигрәк тә кар яву чорында.
