Узган атнада Татарстанда 205 кешедә грипп ачыкланган
Узган атнада Татарстанда 205 кеше грипп белән авырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Авыручылар гриппка каршы вакцина кадатмаган булган. Прививка ясатучылар арасында чир йоктыручылар юк», – диде ул.
Авдонина сүзләренчә, быел грипп таралышы буенча һәм, узган ел белән чагыштырып, төгәл нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, чөнки сезон әле төгәлләнмәгән.
Татарстанда грипп акрынлап чигенә башлаган дип язган идек. Узган атнада Татарстанда ОРВИ структурасында гриппның өлеше 34 процент тәшкил иткән.
