Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мөхәммәтшин: Парламент Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга тели

0

Татарстан белән Төркиянең сәүдә-икътисади, мәдәни һәм парламентара элемтәләре актив үсә. Киләчәктә дә мөнәсәбәтләребезне ныгытырга ниятлибез, дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Төркия Республикасы делегациясе белән очрашуда.

«Сезнең Татарстанга визитыгыз, очрашулар һәм сөйләшүләр, икътисади һәм инвестицион потенциал, бай рухи-мәдәни мирас белән танышу республикабыз турында гомуми күзаллау формалаштырырга мөмкинлек бирәдер, дип ышанам. Мондый визитлар һәм очрашулар безнең республикалар арасындагы мөнәсәбәтләрне, дуслыкны, татулыкны ныгыта», - диде ул.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Төркия парламенты Татарстан Дәүләт Советының беренче чит ил партнеры булды. Төркиянең Бөек милли мәҗлесе һәм ТР Дәүләт Советы арасында 1995 елның 30 октябрендә имзаланган хезмәттәшлек турындагы беркетмәдә депутатлар арасында турыдан-туры элемтәләрне активлаштыру, закон чыгару эшенең уңай тәҗрибәсен тарату, ике якны да кызыксындырган закон текстларын алмашу каралган иде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Парламент спикеры сүзләренә караганда, 2015 елның апрелендә ТР Дәүләт Советы һәм Төркиянең Бөек милли мәҗлесе арасында һәрьяклы хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү турында меморандумга кул куелган.

«Безнең илләр һәм халыклар арасында туганлык дуслыгын үстерүдә халык дипломатиясе институтлары сизелерлек роль уйный. Хәзерге вакытта Татарстанда 2 меңнән артык төрек яши», - диде ул.

Төркиянең Бөек милли мәҗлесе депутаты, Гаделлек һәм үсеш партиясе рәисе урынбасары Кюршад Зорлу Татарстан депутатларына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

«Без үзебезне фактик яктан безнең өчен тугандаш булган бу җирдә чит ил кешеләре итеп хис итмибез. Мин безнең Төркия компанияләренең Татарстанны ни өчен хезмәттәшлек өчен өстенрәк күрүләрен тагын да яхшырак аңлый башладым. Бер яктан, Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре югары үсеш күрсәтә, әмма Төркия белән Россия мөнәсәбәтләре дә көчле һәм тотрыклы үсеш күрсәтә. Һәм моның төп күрсәткечләренең берсе – безнең илләр җитәкчеләренең очрашулары, турыдан-туры элемтәләр», - дип ассызыклады ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Зорлу Төркия делегациясенең визиты илләр арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән, дип өстәде. «Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре активрак үскән саен, Төркия-Россия мөнәсәбәтләре дә ныгый барачак. Парламент монда бик зур әһәмияткә ия», - дип ышана ул.

Зорлу фикеренчә, парламент депутатларына элемтәләрне ныгытырга кирәк. «Һәр депутат хезмәттәшлек өчен яңа өлкәләр таба ала. Депутатларның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә турыдан-туры катнашуы аларны ныгытачак һәм үсеш өчен яңа импульс бирәчәк. Төркия Президенты да Татарстанга бик ихтирам белән карый», - дип йомгаклады ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net