Уфада Фән Вәлиәхмәтовны искә алдылар
Уфа шәһәренең мәдәният сараенда мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовның 75 ел тулу уңаеннан Хәтер кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертта билгеле артистлар, җырчының иҗатташ дуслары чыгыш ясады. Шулай ук чара барышында Фән Вәлиәхмәтов исемен йөрткән «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде һәм иң лаеклыларга БТКның рәхмәт хатларын тапшырды.⠀
Оештыру эшләрен «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, «Татар авыллары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов башкарып чыкты.
