Узган атнада Казан юлларында 43 исерек машина йөртүче тоткарланган
Узган атнада Казан юлларында исерек килеш рульгә утырган 43 машина йөртүче тоткарланган. Мондый статистиканы шәһәр дәүләт автоинспекциясе китерә.
Әлеге чорда республика башкаласында барлыгы 1987 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 15ендә кешеләр зыян күргән. Казанда бер атна эчендә теркәлгән аварияләрдә 16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Яшел Үзән шәһәр суды исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчегә 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләве турында язган иде.
Искәртеп үтәбез, республикада «Буран» планы гамәлдә. Шуңа бәйле рәвештә Казанда муниципаль парковкалар бүген бушлай булачак. Моннан тыш, Казан мәктәпләрендә дәресләр дистанцион форматка күчерелгән.
