Рөстәм Миңнеханов кар машинасында йөргән видеосы белән уртаклашты: Бездә кар күп
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең MAX каналында кар машинасында йөргән видеолары белән уртаклашты.
«Бездә кар күп!» - дип язган республика лидеры.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2 февральгә кадәр бураннар, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Республика территориясендә бу чорда 30 мм дан 60 мм га кадәр һәм аннан да күбрәк явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык нормадан да күбрәк дигән сүз.
Видео: https://max.ru/rustamminnikhanov
