Мошенниклар россиялеләргә эш бирүчеләр исеменнән зарарлы файллар җибәрә башалаган
Мошенниклар россиялеләргә эш бирүчеләр исеменнән зарарлы apk-файллар җибәрә башлаган. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр итәләр.
Җинаятьчеләр эш бирүчеләр исеменнән үз корбанына эш өчен кушымта урнаштырырга кирәклеге турында хәбәр итә.
Бу кушымтаны урнаштырганнан соң аферистлар мобиль җайланмадагы мәгълүматка - смартфон моделенә, кеше контактларына, геолокация турындагы мәгълүматларга керә ала.
