Дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Кеше приюты – юл күрсәткеч җеп» фотокүргәзмәсе ачылды
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Кеше приюты – юл күрсәткеч җеп» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә фотограф-документалист Артур Назаровның «Кеше приюты» карамагындагыларның тормышын чагылдырган 60 эше тәкъдим ителгән. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фотокүргәзмәне ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин катнашкан.
Фото: kzn.ru
Күргәзмә ачылышында шулай ук приютка нигез салучы Азат Гайнетдинов турында «Юлчы» документаль фильмының премьерасы күрсәтелгән һәм хәйрия аукционы уздырылган.
Фото: kzn.ru
Экспозициянең темасы итеп «Кеше приюты» оешмасының эше алынган. Ул инде сигез ел дәвамында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итә: биредә көн саен 1,8 мең мохтаҗ кешене кайнар төшке аш белән сыйлыйлар, шулай ук торак, эш белән тәэмин итәргә һәм тоткынлыктан кайткан кешеләргә гадәти тормыш шартларына җайлашырга ярдәм итәләр.
