Казанның Боевая урамында ир-ат трактор астында калып һәлак булган
Казанның Боевая урамында трактор катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, канализация суын суырткан вакытта трактор ир-ат өстенә ауган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган.
Хәзер урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең шартлары ачыклана.
