Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалистлары билгеле булды

0

28-29 гыйнвар көннәрендә Казанда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналы узды. Анда катнашкан 20 ярымфиналист арасыннан 12 кыз финалга сайлап алынды.

Ярымфинал ике өлештән тора иде. Беренче өлеш – Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда узган беренче этапта кызларга шагыйрьгә бәйле сорауларга җавап бирергә һәм төрле проблемалы хәлләрдән чыгу юлын табарга тәкъдим ителгән интеллектуаль этап. Икенче өлештә – «Сәйдәш» концертлар залында узган иҗади этапта – кызлар үзләре белән таныштырды, иҗади номерлар күрсәтте һәм жюри әгъзалары белән кыска әңгәмә корды.

«Республикакүләм «Татар кызы» соңгы тапкыр 2022 елда узды. 3 ел тәнәфестән соң без аны яңа форматта, яңа сулыш белән башларга ниятләдек. Узган елны халыкара «Татар кызы» бәйгесе Оренбург өлкәсендә узып, без инде 2026 елгы «Татар кызы»на старт бирдек. Хәзер күп төбәкләрдә бәйгенең төрле этаплары башланды, ә республикакүләм «Татар кызы» аерым бер матур мизгел булып тора. Кызларга бик зур рәхмәт!» – диде Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Финалистлар исемлеге:

  • Айсылу Абдуллина – Чаллы шәһәре;
  • Гөлназ Әхмәдиева – Балтач районы;
  • Ясминә Гыйләҗева – Әтнә районы;
  • Аделина Җәлилова – Баулы районы;
  • Сиринә Закирова – Балтач районы;
  • Динә Зарипова – Балтач районы;
  • Камилә Минһаҗева – Мөслим районы;
  • Диана Новосёлова – Апас районы;
  • Гөлназ Рәшитова – Әгерҗе районы;
  • Алия Сафина – Актаныш районы;
  • Ризәлә Сибгатова – Лаеш районы;
  • Нәзирә Хәкимова – Әтнә районы.
  • «Татар кызы» проектын Бөтендөнья татар конгрессы татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатында гамәлгә ашыра. Анда 18-27 яшьлек кияүдә булмаган кызлар катнаша ала. Бәйгенең финалы март азагында узачак.






    Загрузка...


    Губернаторы России

    Спорт в России и мире

    Загрузка...

    Все новости спорта сегодня


    Новости тенниса

    Загрузка...


    123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


    Загрузка...

    Загрузка...

    Экология в России и мире




    Путин в России и мире

    Лукашенко в Беларуси и мире



    123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

    Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

    123ru.net — живые новости в прямом эфире!

    В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






    Здоровье в России и мире


    Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






    Загрузка...

    Загрузка...





    Друзья 123ru.net


    Информационные партнёры 123ru.net



    Спонсоры 123ru.net