Татарстан 2025 елның декабрендә ипотека бирү күләме буенча лидерлар бишлегенә кергән
Татарстан декабрьдә ипотека кредитлары бирү күләме буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде: республикада банклар 29,43 млрд сумлык 6,12 мең ипотека рәсмиләштергән, ноябрь белән чагыштырганда күрсәткечләр саны 62 процентка һәм күләм 66 процентка арткан. Бу хакта Берләшкән кредит бюросы мәгълүматлары сөйли.
Тулаем алганда, декабрь 2025 елның иң актив ае булган: банклар торак сатып алуга иң күп кредитны әлеге айда биргән – 162,81 мең. Ноябрь белән чагыштырганда үсеш 47 процент, ә еллык чагылышта – 148 процент.
Декабрьдә ссуданың уртача күләме тарихи максимумны яңарткан һәм 4,77 млн сум тәшкил иткән: яңа төзелгән йортлардан сатып алганда күрсәткеч 5,69 млн сумга җиткән, икенчел базарда – 3,74 млн сум.
Декабрьдә ипотека кредитларын бирү срогы 2025 ел өчен максималь озынлыкка – 285 айга кадәр арткан (23 ел 9 ай), бу күзәтүләр чорында озынлык буенча икенче урында тора. Сегментлар арасындагы аерма шактый зур: банклар яңа торакка кредитны уртача 326 айга биргәннәр (27 ел 2 ай), икенчел торакка - 254 айга (21 ел 2 ай).
