Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Самарада Координацион совет барлыкка килде

0

Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Татарлар бергә эшли алырлармы» дигән язмасы чыкты. Бу хакта газетаның Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Татар мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уртак бурычларны һәм максатларны хәл итү өчен көчләрне берләштерергә – татар иҗтимагый оешмаларының Координацион советын төзү буенча оештыру җыелышында катнашучылар үз алдына шундый максат куйдылар.

Узган чәршәмбе көнне Самараның Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән утырышта өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәриятләре, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчеләре, мөселман руханилары, шулай ук башка иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты.

Барлык татар оешмаларын бер структура кысаларында үзәкләштерү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр күптән алып барыла инде, әмма, кызганычка, эш һаман урыныннан кузгалмый. Менә бу җыелыш та – татар җәмәгатьчелеге алдында торган мәсьәләләрне бергәләп хәл итү өчен булган бөтен ресурсларны тупларга чираттагы омтылыш.

Бүген Самарада һәм өлкәдә унлаган төрле милли берләшмә бар, ләкин, кызганыч ки, алар арасында бердәмлек юк, димәк, татар телен, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән зур уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен потенциал да юк. Һәркем үзенчә, бер-берсеннән аерым эшли. Ни сәбәпле шулай килеп чыга соң? Бу сорауны оешмаларның җитәкчеләренә бирергә кирәктер, дип уйлыйм. Тик шунысы ачык: мондый аерымлык аркасында бөтен татар җәмгыятенең позицияләре югала.

Оештыру җыелышында катнашучылар Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте химаясендә төзеләчәк бердәм Советка үз вәкилләрен кертергә ризалаштылар. Советның рәисе итеп – өлкә автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, ә сәркатибе итеп Самараның актив җәмәгать эшлеклесе Рамилә Утаева сайланды.

Шулай ук һәр татар иҗтимагый оешмасының агымдагы елга планлаштырылган чаралар исемлеген тәкъдим итәчәге турында килештеләр.

«Берләшү» гаиләләргә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Дилфүзә Әсәнова булачак Совет эше кысаларында аерым юнәлешләрне билгеләргә һәм аларның кураторларын расларга кирәк, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, бу исемлеккә медицина, мәгариф, спорт, мәдәният һәм тарих, гаилә мәсьәләләре, хокукый ярдәм, эшмәкәрлек һәм башка юнәлешләр керә алыр иде. Ул шулай ук татар оешмаларына грант программаларында активрак катнашырга һәм милли чаралар уздыруга ресурслар җәлеп итү буенча башка механизмнар булдырырга тәкъдим итте.

Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов җыелучыларга бу елны илебез президенты Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүен искәртте һәм татар җәмәгатьчеләренең, чыннан да, халкыбыз иминлеге һәм абруе хакына бергәләп эшләү өчен берләшә алачагына ышаныч белдерде».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net