Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Татарстанда елга ике мәртәбә «Сәнгать әһелләре декадасы» уздырылачак

0

Мәдәният министрлыгы быелдан башлап «Сәнгать әһелләре декадасы»н башлап җибәрә. «Ул елга 2 мәртәбә узачак – майның өченче декадасы һәм октябрьнең өченче декадасы. Һәр декада Татарстанның күренекле мәдәният әһелләре – язмышлары һәм иҗатлары белән республиканың мәдәни коды нигезен формалаштырган шәхесләр юбилейлары белән төзеләчәк. Аларның күбесе бер чорда яшәп, бер-берсен белеп торганнар, берүк чынбарлыкны яктыртканнар», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова «2025 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында» Татарстан мәдәният министрлыгының киң вәкиллекле коллегия утырышындагы чыгышында.

Коллегия утырышы Мәдәният министрлыгының конференц-залында узды.

Министр фикеренчә мондый декада кысаларында аудитория аерым исемнәрне түгел, поэзия, музыка, сынлы сәнгать, театрны берләштергән мәдәни буын турында тулаем картинаны күрә алачак. «Бу процесска барлык мәдәният учреждениеләре җәлеп ителергә тиеш, бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең игътибарын сорыйм», – диде ул.

Ирада Әюпова үз чыгышында быел Һади Атласиның 150 еллыгын, Николай Фешинның 145 еллыгын, Фатих Әмирхан һәм Габдулла Кариевның – 140 еллыгын, Һади Такташ һәм Кави Нәҗминең 125 еллыгын, Муса Җәлилнең, Натан Рахлинның, Александр Ключарев һәм Сара Садыйкованың 120 еллыгын, Нәҗип Җиһанов һәм Сибгат Хәкимнең 115 еллыгын, Рөстәм Яхинның 105 еллыгын искәртте.

«2028 елда ике күренекле язучы – Чыңгыз Айтматов белән Аяз Гыйләҗевнең 100 еллык юбилейлары көтелә. Аларның әсәрләре бүген дә көн кадагында. Иҗатларында төп фикер – яшь буынның үз тамырларыннан аерылуын һәм кем икәнлекләрен белмәүне булдырмау. Чөнки үз тамырларыңны, нәселеңне, Ватаныңны, гореф-гадәтләреңне һәм мәдәниятеңне белмәүдән дә куркынычрак нәрсә юк. Без сезнең белән шушы кыйммәтләрне саклау, үстерү, аларны яшь буынга тапшыру өстендә эшлибез. Бу – мәдәниятнең төп бурычы», – диде ул чыгышын төгәлләп.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net