Мәгариф министрлыгы биш фән буенча БДИның минималь балларын арттырды
Россия Мәгариф министрлыгы ведомство карамагындагы югары уку йортларына керү өчен биш фән буенча БДИның минималь балларын арттырды. Бу хакта Мәскәү педагогика дәүләт университеты ректоры Алексей Лубков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, БДИның минималь үтү баллары Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм быел кайбер дисциплиналар буенча узган ел белән чагыштырганда арттырылган.
Шулай итеп, информатика буенча минималь балл бер пунктка арткан һәм хәзер 45 тәшкил итә. Тарих буенча планка өч баллга – 38 гә кадәр күтәрелде. Математика һәм физика буенча минималь балл шулай ук бер пунктка – 40 ка кадәр арттырылды. Иң зур үзгәреш чит телгә кагылды: минималь балл берьюлы биш пунктка артты һәм 35кә җитте.
Шул ук вакытта биология, география, әдәбият, җәмгыять белеме, рус теле һәм химия буенча таләпләр үзгәрешсез калды.
