Үзбәкстанда Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды
2026 елның 24 гыйнварында Үзбәкстанның чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитетында күренекле новатор - шагыйрь, язучы, публицист һәм драматург, XX гасыр совет поэзиясенә нигез салучыларның берсе Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Бу хакта Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналы хәбәр итә.
Кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Каюм Насыйри институты» мәгариф - мәдәни үзәге җитәкчесе, татар радиотапшырулары авторы һәм алып баручысы Рәйхан Манняпова әзерләде. Ул шагыйрьнең күпкырлы иҗатына багышланган киң колачлы доклад укыды. Анда шагыйрьнең поэзиясенең масштаблылыгын ачты. Докладта Һади Такташның «Мокамай» поэмаларыннан, «Җир уллары», «Мәхәббәт тәүбәсе» трагедияләреннән өзекләр яңгырады.
Шулай ук Һади Такташка багышланган документаль фильм күрсәтелде, диелә хәбәрдә.
