Татарстанда 67 яшьлек хатын-кыз ризык әзерләгәндә чыккан янгында һәлак булган
Югары Ослан районының Рус Макылы авылы Үзәк урамындагы бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә, бинаны ялкын телләре тулысынча ялмап алган була.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта 67 яшьлек хуҗабикәнең мәетен табып алган.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын ризык әзерләгәндә саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе
