Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Төмәннең Акъяр авылы халкы махсус операциядәгеләргә ярдәм әзерли

0

«Зур Акъяр авылы мәдәният йорты, шул ук бинада Акъяр китапханәсе... Атнасына биш көн мөлаем апалар, эшкә йөргән кебек, бер көн дә калмый, шунда йөриләр. Алар инде бертуганнар кебек булып калганнар. Араларында чынлап бертуганнар да бар: Разия һәм Мәрзия Нигъмәтулла кызлары, Гөлнар һәм Алсу Нәкыйп кызлары, шулай ук Фирдания Насыйбуллина һәм Гыйльминур Алимбаева, Суфия Җәгъфәрова, Мәйсәрә Соловьёва, Сәкинә Мадъярова, Алсу Тимергалеева.

Бу апалар белән китапханә мөдире Розалия Кәримова җитәкчелек итә. Алар махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен маскировкалау челтәре бәйлиләр. Күбесе бу операциянең беренче көненнән үк мәдәният йортына йөри башлаганнар. Шулардан Мәйсәрә Соловьёва һәм Фирдания Насыйбуллина әле дә активлар.

Апалар бер-берсе белән бик дус. Һәрберсенең туган көннәрен белеп торалар, тәмле камыр ризыкларын пешереп алып киләләр. Буш вакытларында догалар укып, теләкләр телиләр. Шушы операциянең тизрәк бетүен көтәләр. Инде аларның һәрберсенә медальләр дә тапшырдылар. Шулардан Мәйсәрә Соловьёва һәм Сәкинә Мадъяровалар махсус хәрби хезмәттә катнашкан балалары өчен икенче медальләрен алдылар. Мәйсәрә апаның кызы Наталья - кызыл дипломлы фельдшер. Дипломын алу белән контракт язып, махсус хәрби хезмәткә китте.

Апаларның күбесенең аталары - икенче бөтендөнья сугышы ветераннары. Шулардан Разия апа һәм Мәрзия апаларның әтиләре - Нигъмәтулла Фастуллин, Алсу һәм Гөлнар апаларның әтиләре Нәкыйп абый Рәхимов, Суфия апаның әтисе - Әхмәтали бабай, Гыйльминур апаның әтисе Сәлих бабай, Сәкинә Мадьярованың әтисе Рафикъ бабайлар - сугыш ветераннары. Фирдания Насыйбуллинаның әтисе - тыл ветераны.

Көмеш волонтерлар тыныч тормыш белән ачы сугышның аермасын ачык аңлыйлар. Бәлки шуның өчендәдер, бер көн дә калдырмый, авыл клубына юл тоталар.

Бүгенге көннең проблемаларына битараф калмаганнар авыл халкы арасында күп. Илебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр арасында шулай ук Сәвия Мадьярова, Гөлфия Тимергалеева, Илзирә Мирьяминова, Сәкинә Асадуллина, Нурҗиян Абайдуллина, Олеся Мавлютова, Назия Киямова, Роза Казакееваларның өлешләре зур.

Шулай ук Акъяр урта мәктәбеннән Елена Коновалова хезмәт дәресләрендә балаларны челтәр бәйләргә клубка алып керә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Зур Акъярның көмеш волонтёрлары 200 челтәр бәйләгәннәр.

Шулай ук укытучылар һәм укучылар, авыл халкы гуманитар ярдәмне җыеп, җибәреп торалар. Ә инде бу эштә хәрби инженерлар берлегеннән Абайдуллиннар гаиләсе - Варис һәм Гөлфирәнең өлешләре зур.

Бәйләнгән маскировкалау челтәрләре, җылы оекбашлар, татлы ризыклар, тәмле токмачлар һәм укылган догалар махсус хәрби хезмәттәге балаларыбызга ярдәм булып барсын. Эшләгән изгелекләр күкләрдә язылсын. Илләребезгә иминлек, тыныч тормыш бирсен, Ходаем».

«Яңарыш» газетасы, Фирдания Ихсанова






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net