Татарстанда бүген -23 градуска кадәр салкын һәм бозлавык көтелә
Шимбә, 24 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада секундына 3-8 метр тизлектә исүче алмашынучан юнәлешле җиңелчә җил фаразлана.
Көндез һава температурасы -18..-23 градус була.
Юлларда бозлавык саклана. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
