Татарстан волонтерлары Курск өлкәсен торгызуда ярдәм итәргә китте
Татарстаннан ун волонтердан торган делегация чик буе районнарында инфраструктураны торгызу эшендә катнашу өчен Курск өлкәсенә юл тотты. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сәфәр республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган.
Волонтерларга экипировка, индивидуаль саклану чаралары бирәчәкләр, шулай ук эш урынына бару һәм кире кайту өчен түләячәкләр. Моннан тыш, Курск өлкәсендә #МЫВМЕСТЕ федераль программасы кысаларында делегация катнашучыларын яшәү урыны һәм кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Барлык волонтерлар да Добро.рф платформасында теркәлгән федераль чара кысаларында иминиятләштерелгән.
Делегация составына Казан институты – Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты филиалы, Казан дәүләт энергетика университеты, Идел буе спорт һәм туризм университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары бар.
Делегацияне озатырга вокзалга Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров килгән. Ул билгеләп үткәнчә, Курск өлкәсендә иреклеләр хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә зыян килгән инфраструктура объектларын торгызырга ярдәм итәчәк.
Министр сәфәргә чыгучыларга миссияне уңышлы үтәүләрен һәм кыйммәтле тәҗрибә туплап әйләнеп кайтуларын теләде.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте
