Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Камал театрында Наилә Гәрәеваны искә алдылар

0

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваны искә алу кичәсе аның соңгы спектакльләренең берсе булган «Исәнме, улым» спектакленнән видео һәм истәлекләр белән башланып китте. Искә алу кичәсендә актрисаның иҗат кешесе генә түгел, ана да булуына басым ясалды. Кичә театрның Универсаль залында үтте.

«Театрга йөргән тамашачы аны яхшы белә. Ә тормышта хатын-кыз, ана, дус, хезмәттәш буларак ул нинди? Ниләр белән кызыксынган, ниләр белән илһамланган? Наилә Гәрәеваның тууына 85 ел тулуга багышланган кичәдә шул хакта уйланырбыз, кайбер серләр белән дә уртаклашырбыз», – дип башлады кичәне Рамил Вәҗиев. Рамил – Гаилә Гәрәева белән «Исәнме, улым» спектаклендә уйнаган актер.

Актрисаны искә алырга килгән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да үз чыгышында шул теманы күтәрде: «Заманында Камал театрында «Беренче мәхәббәт» спектаклендә яшь кыз килеп чыкты. Үзе чибәр, сөйкемле, зәвыклы, дәртле. Аның күзләрендә мәхәббәт яна иде. Шушы еллар дәвамында ул йөздән артык образ тудырды. Миңа калса, аның тормыш миссиясе, беренче роле ана булу иде. Ул театр өчен дә ана булды», – диде ул.

«Ул тәрбияле, тәртипле, бик матур хатын-кыз иде. Бу дөньяда, бу сәхнәдә аның миссиясе дәвам итә – чөнки аны юксынучы тамашачы күп. Бу залдагы тамашачыны шушы бөек хатын-кызга мәхәббәт берләштерә. Безнең хәтер яшәгәндә халкыбыз да яшәячәк, киләчәгебез дә бар», - дип дәвам итте министр.

Камал театры артистлары Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәт, Ләйсән Фәйзуллина, Фәнис Җиһанша да истәлекләре белән уртаклашты. Кичә кунаклары арасында дирижер Рөстәм Абязов та бар иде – ул да Наилә Гәрәевага бәйле хатирәләренә тукталды.

«Исәнме, улым» спектаклендә катнашкан Ләйсән Фәйзуллина репетицияләр вакытында арткы рәттә Наилә Гәрәеваны күзәтеп торуын искә алды: «Наилә апа бертуктаусыз Фәрит абый белән бәхәскә керә. Мисал итеп үз тормышыннан вакыйгаларны китерә иде. Күрәсең, ана күңеле пьесадагы ананың баласын үз баласы белән чагыштырган», - дип сөйләде ул тамашачыларга.

Әтнә районы һәм аның Бәрәскә авылы кичәнең аерым бер зур өлешен алып торды. Чөнки Наилә Гәрәева: «Авылда тумасам да, күңелем белән гел авылга – Бәрәскәгә кайтырга омтылам. Бу – Рәфкать Бикчәнтәевның ата-бабаларының нигезе. Театрны бик ярата Бәрәскә халкы», дип язган булган. Районның Бәрәскә авылы башлыгы Илгиз Хәйруллин һәм Наилә ханымның күршесе Фәридә Гайнетдинова сәхнәгә чыгып актрисаны искә алды.

«Рәфкать абый Бәрәскәдә туа, ләкин аның гаиләсе төрле сәбәпләр аркасында күченеп китә. Авыл халкы Рәфкать абыйны яхшы хәтерли. Ни хикмәт – 2000 еллар башында Фәритнең башына Бәрәскәдә йорт сатып алырга дигән уй килгән. Бәлки, моңа Наилә апаның да катнашы булгандыр. Алар безнең авылда йорт булдырдылар һәм авыл халкының ихтирамын яуладылар», - дип сөйләде Илгиз Хәйруллин.

Ветеран укытучы, озак еллар физика укыткан Фәридә Гайнетдинова Наилә Гәрәева белән дуслыгы турында искә алды.

Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, театр артистлары Сылу Бәйрәмова һәм Марат Хәбибуллин Наилә Гәрәева белән Әтнә театрында «Әни килде» спектаклен чыгарган чакларын сагынып искә алды. Үз вакытында Әтнә театры Анар роленә Наилә Гәрәеваны чакырып, Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектаклен куйган иде.

Искә алу кичәсе театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән труппаның сәхнәгә чыгуы белән төгәлләнде. «Минем ниндидер яхшы сыйфатларым бар икән, ул минем әнием аркасында. Барыгызга да килүегез өчен рәхмәт!», - диде Фәрит Бикчәнтәев.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net