Ульяновскиның «Өмет» газетасы: Геройларыбыз белән горурланабыз!
Ульяновскиның «Өмет» газетасында Мәрьям Хәйбуллованың «Геройларыбыз белән горурланабыз!» дигән язмасы чыкты.
«Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче мөселман кардәшләребезнең әниләрен, гаиләләрен чакырып, һәрдаим мәҗлесләр уздыра, хәлләрен белешә, озак хәбәр килмәгәннәргә дә юату сүзләре таба.
Ватан геройлары көне уңаеннан да мәчетебездә җыелыш узды. Анда 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар, аларның әниләре, мөгаллимәләр, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче мөселманнарның аналары катнашты.
Мәдрәсә шәкертләре очрашуны Коръән сүрәләре һәм аятьләре уку белән башлап җибәрделәр. Аннары Наил хәзрәт Нигъмәтуллов ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, бәрәкәтле тормышлар теләп дога кылдырды. Ә Ильяс хәзрәтнең балалар укыту буенча ярдәмчесе Сәвия Халик кызы Аблязова Ватанны чын күңелдән ярату, Туган илне дошманнан саклау мөселманнарның бурычы булуы турында сөйләде.
«Бөек Ватан сугышы елларында төрле милләт һәм дин вәкилләре бер-берсенә ярдәм итеп, авырлыклардан курыкмыйча, илебезне немец фашистларыннан азат иткәннәр. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребез ата-бабаларының, карт бабаларының батырлыгына тугрылык саклап, аларның исемнәренә тап төшермичә, фашист калдыкларына каршы сугышта геройлык үрнәкләре күрсәтәләр»,- диде Сәвия Халик кызы.
Агалы-энеле Самат һәм Салават Хисметулловлар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче әтиләре турында горурлык хисе белән сөйләделәр.
Мәләкәс татар сәхнәсе йолдызы Миләүшә Халитова илебез азатлыгы сагында торучы газиз улы Марат хакында бәян итте.
«Без көне-төне догада, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә балаларыбызны саклый, ярдәменнән ташламый. Тиз арада сугыш тәмамланып, улымның җиңү шатлыгы белән исән-сау кайтачагына чын күңелдән ышанам», - ди Миләүшә ханым.
Ә җирле татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы, «Ак калфак» оешмасы һәм мөселман хатын-кызлар союзы җитәкчесе Римма Мөнир кызы Афандеева әхлак дәресен дәвам итеп, кыю, көчле рухлы мөселман кардәшебез, татар халкының олы йөрәкле, тугрылыклы герое Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте.
«Ул газиз Ватанын саклап, дошманга каршы көрәшкәндә дә, батырлык үрнәге күрсәтеп, яшерен рәвештә иҗатын дәвам итә, фашистлар кулыннан үлгәндә дә илебезгә тугрылыклы булып кала», - дип Римма ханым бик мавыктыргыч итеп сөйләде.
Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбе укучылары татар әдәбияты дәресләрендә Муса Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнүләре, патриот-шагыйрьнең тормыш юлыннан үрнәк алулары турында җиткерделәр. Без класстан тыш чараларда да, «Җәлил укулары»нда да бик теләп катнашабыз, диде балалар.
Димитровград шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Солдат аналары» комитеты рәисе Галина Тимофеева Мәләкәс җирендә туып үскән геройлар турындагы китапны бүләк итеп тапшырды. Анда әфган сугышында, Чечняда, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган мөселман егетләре, батыр якташларыбыз турында мәгълүматлар урын алган. Китапка кергән герой мәләкәслеләр арасында 19 яшьлек улым Вячеслав та бар, диде Галина Николаевна.
«Махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгында хезмәт итүче мөселман кардәшләребез, 4 ел буена Ватаныбыз азатлыгы, иминлеге, тынычлыгы өчен көрәшүче курку белмәс, кыю ир-егетләребез белән чиксез горурланабыз. Аларга волонтерлар аша һәрдаим көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, медикаментлар җибәреп торабыз»,- дип белдерде Римма ханым Афандеева.
Сугыш булгач, бар да була инде - кан коюлар, яраланулар, һәлак булучылар да бар. Махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылыннан Дамир Рәшит улы Нургалиев һәлак булды. Аллаһы Тәгалә илебез азатлыгы өчен көрәштә башларын салучыларга шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итсен. Әти-әниләренә, гаиләләренә авыр кайгы-хәсрәтне күтәрерлек күркәм сабырлык бирсен».
