Тубыл районы авылларында «Татар мәдәнияте көннәре» фестивале узачак
Тиздән Тубыл районы авылларында Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан «Татар мәдәнияте көннәре» фестивале башланып китәчәк. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.
Фестивальнең тантаналы ачылышы 2 февральдә Вәчир авылында, гала-концерты 13 февральдә Лайтамак авылында узачак дип көтелә. Программа кысаларында иҗат коллективлары концертлары, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар һәм татар ашлары белән танышу каралган, диелә хәбәрдә.
