Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Төмәннән Банисә Ниязова: «Татар теле - халкым теле» иҗади конкурсында тәҗрибә тупладык

0

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Бәйге, семинар уңышлы үтте» дигән язмасы чыкты.

«Чувашия Республикасында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Бөтенроссия «Татар теле - халкым теле» иҗади конкурсы һәм семинар узды. Конкурс һәм семинар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, «Сәләт» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла.

Конкурста Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 20гә якын районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша. Тубылның танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре», «Һөнәренә тугрылык өчен» күкрәк билгесе иясе, 15 нче мәктәп укытучысы Банисә Ниязова да бу бәйгедә катнашып Лауреат дипломы белән бүләкләнеп кайтты.

Ул бу бәйге һәм семинар турында үзенең фикерләре белән уртаклашты: «Бәйге Бөек Ватан сугышы ветераны, 48 ел балаларга белем биргән, легендар укытучы Шәүкәт Сөләйманов истәлегенә багышланды. Бәйгедә катнашучыларны җылы каршы алдылар. Укытучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров котлады. Ул, татар теле әдәбияты укытучылары безнең таянычыбыз, терәгебез, дип конкурста катнашучыларга уңышлар теләде. Безне ТР рәисе ярдәмчесе, ТР «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Гөлия Мусина сәламләде. Чарада 100гә якын укытучы катнашты.

Беренче читтән торып катнашу этабында мин автобиографиямне, эссе, резюме, дәрес эшкәртмәсен яздым, татар халык иҗаты, татар халкының гореф-гадәтләре буенча уен форматында татар телен өйрәнү сценариен җибәрдем. Бу бәйге буенча биш җиңүче конкурска һәм семинарга чакырылдылар. Бәйгегә һәр катнашучы да остаханәләрдә үз проектлары белән чыгыш ясадылар.

Финал этабы, бүләкләү чарасы Чувашиянең Батыр муниципаль районы Кызыл Чишмә авылында узды. Без «Татар теле йолаларда яши, уеннарда чарлана» темасына багышланган ачык дәресләр үткәрдек. Беренче Бөтенроссия «Татар теле - халкым теле» иҗади конкурсының җиңүчеләре Чувашиядән, Чүпрәледән, Марий Эл Республикасыннан, Казан шәһәренең 183 гимназиясеннән булдылар.

Конкурс йомгаклары буенча укытучыларның иң яхшы эшләре, дәрес сценарийлары, эсселары электрон җыентыкта басылып чыга. Без – укытучылар өчен бай, эчтәлекле программа әзерләнгән иде: остаханәләрдә катнаштык, тәҗрибә тупладык. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен һөнәри осталыкларын үстерү, тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булды. Оештыручыларга, коллегаларыма рәхмәтләремне белдерәм», - дип сөйләде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net