«Китап» әдәби-музыкаль радиоканалы үзенең биш еллыгын билгеләп үтә
«Китап» радиосы – Россиядә тиңе булмаган уникаль әдәби-музыкаль радиоканал – эфирга чыгуының биш еллыгын билгеләп үтә. Радиостанция FM-тапшыруларын Казанда 2021 елның 14 гыйнварында башлый һәм шул вакыт эчендә сизелерлек мәдәни-агарту медиапроектына әверелә.
Казанда 98,6 ФМ ешлыгында эшләүче радионы көн саен 46 меңнән артык, атнасына 72 меңнән артык – яше 35тән узган ир-атлар һәм хатын-кыз тыңлый. Мобиль кушымталар, Алиса, Маруся колонкалары аша 22 000 кеше «Китап» белән даими элемтәдә. 5 ел эчендә радио редакциясе Татарстан театрларының иң танылган актерлары тавышы белән 1,5 мең сәгатьтән артык аудиоәсәр, 2 меңнән артык шигырь яздырып эфирга биргән, челтәрләрдә урнаштырган. Бу саннар көн саен тулылана бара. Аудитория ягыннан, «Китап» радиосы республикада иң җитез аудитория җыючы массакүләм мәгълүмат чараларыннан берсе.
Радионың максаты – гаджетлар йогынтысында әдәбияттан читләшә барган халыкны китапка кире кайтару. Эфир аша, «кул астында» булган техник чаралар – социаль челтәрләр, мессенджерлар аркылы кулланучыларны аудиоформаттагы матур әдәбият белән таныштыру, кызыктыру, мавыктыру.
«Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, «Китап» радиосы уникальлеге аның нигезендә ята. Һәр татарга якын булган, барчабызга таныш җырлар-моңнар матур әдәбият үрнәкләре, шигырьләр, хикәяләр, зур күләмле әсәрләр белән үрелеп баруында.
«Һәр татарга якын булган, барчабызга таныш җырлар-моңнар матур әдәбият үрнәкләре, шигырьләр, хикәяләр, зур күләмле әсәрләр белән үрелеп баруында. Татар әдәбиятен тыңлауны модага кертүче радио бу. «Китап»ны тыңлаучылар көн дәвамында татар әдәбиятен тыңлый, моңлана, ләззәтләнә. Алга таба да «Китап» редакциясенә уңышлар телим, кыйблагыздан тайпылмагыз, тыңлаучыларыгыз артып торсын!», – ди ул.
Бүген 5 яшен тутырган «Китап» радиосының социаль челтәрләрдә 100 меңнән артык язылучысы бар. Тыңлаучылар – 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр, алар арасында аудиокитапларны тыңлау саны (Телеграмда, Вконтакте, Дзен сайтларында, YouTube видеохостингында) 5 елда 10 миллионнан артып китте.
