Төркиядән Гамзә Нур Налбант: Төрки телләр бер-берсенең үсешенә ярдәм итә ала
«Иң элек нәкъ шул көнне борынгы төрки рун язулы ташлар табылган. Алар төрки телләребезнең никадәр борынгы һәм бай тарихи тамырларга ия булуын дәлилли. Бу ташларда сакланган тел безнең өчен аеруча әһәмиятле, чөнки ул инде шактый дәрәҗәдә үскән тел булган. Анда фигыльләр һәм исемнәр белән беррәттән сыйфатлар, рәвешләр, теркәгечләр дә очрый. Бу язмаларда телебезне генә түгел, ә үз тарихыбызны да күрә алабыз. 5 төрки телне яхшы белгән кеше буларак, әлеге көннең әһәмиятен аеруча зур дип саныйм.
Минемчә, бу көнне белем һәм гыйлем бәйрәме итеп билгеләп үтәргә мөмкин. Ел саен яңа язмалар табыла, һәм һәр текст безнең тарихыбыз өчен зур кыйммәткә ия. Халыкара конференцияләр оештырып, төрле илләрдән белгечләрне җәлеп итеп, табылган чыганакларны җәмәгатьчелеккә җиткерергә була. Бүген социаль челтәрләрнең роле дә зур – алардан башка эшләү мөмкин түгел.
Төрки телләр бер-берсенең үсешенә дә ярдәм итә ала. Без бер-беребездән сүзләр дә ала алабыз. Әйтик, француз яки башка чит телләрдән кергән алынма сүзләргә алмаш эзләгәндә, башка төрки телләрдәге үрнәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Төркия Республикасына нигез салучы, милләтебезнең коткаручысы Мостафа Кәмаль Ататөрк тә, төрек телендәге алынма сүзләргә каршы милли вариантлар эзләгәндә, Төркия диалектларына һәм төрки телләргә таянган. Ул татар, якут, чагатай телләрендәге сүзлекләрне өйрәнгән, әлеге телләр белән шөгыльләнгән, – ди ул.
Әлеге бәйрәм уңаеннан төрле милләт вәкилләре арасында сораштыруны «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова уздырды.
- Төрки телләр көненә сораштыру: «Тукайны сүзлексез аңлыйбыз икән, димәк, без – гаилә»
