Көрәшче Азилә Фатыйхова: «Көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим
«Ничә ел шөгыльләнеп, әле бер тапкыр да үкенгәнем булмады, «көрәш – егетләр өчен генә» дигән сүзләрне кабул итмим, минемчә, көрәш белән кызлар да шөгыльләнә ала, бары тик теләк кенә кирәк. Татар кызлары бик көчле. Кирәк булса, үзләрен яклый ала, кирәк чакта яхшы итеп җавап та кайтара белә.
Дөрес, кайчакта кайбер тренерлар безне кызгана, җиңелрәк эшләр куша, тренировкаларда җиңелчә күнекмәләр ясата, кайберләре, киресенчә, егетләр белән тигез күрә, безгә дә шундый ук таләпләр куя. Көрәшкә килгәндә спортчы йомшаграк, көчсезрәк булса да, шөгыльләнеп, формага килеп була. Барысы да синең күпме һәм ничек шөгыльләнүеңнән тора. Бәлки, башкача да була аладыр, ләкин, минем очракта, күбрәк шөгыльләнгән саен – үз җиңүеңә күбрәк ышанасың.
Тренировкаларда егетләр белән генә көрәшәм. Чөнки минем авырлыкта кызлар юк. Ә ярышларда, киресенчә, кызлар белән генә көрәшәм, спорт кануннары буенча рәсми ярышларда кызлар белән егетләр көрәшергә тиеш түгел», – ди ул.
Азилә Фатыйхова белән «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева сөйләште.
- Көрәшче Азилә Фатыйхова: «Татар кызлары бик көчле, кирәк чакта җавап та кайтара белә»
