«Балык. Нурлат 2026» кышкы балык тоту фестивалендә йөздән артык балыкчы катнашкан
Нурлатта традицион «Балык. Нурлат 2026» ачык кышкы балык тоту фестивале узды. Моннан алты ел элек Нурлат районының Тарн-Вар күлендә башланган «Балык-фест» исемле бу бәйрәм төрле яшьтәге балык тотарга яратучыларны яңадан җыйды. Быел 107 балыкчы катнашты, алар арасында 6 хатын-кыз һәм 8 бала да бар иде.
Старт алдыннан катнашучыларны Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. Ул балыкчыларны һәм җанатарларны Яңа ел белән котлады һәм барысына да уңышлар һәм яхшы кәеф теләде.
«Без бүген катнашучыларның узган еллардагы белән чагыштырганда күбрәк булуына шатбыз. Мин сезгә балык тотуда уңышлар, яхшы кәеф телим, һәм, әлбәттә, дуслык җиңсен», - дип билгеләде ул.
Балыкчылар бозда ярышкан арада, яр буендагы башка кунаклар өчен мәдәният хезмәткәрләре төрле чаралар оештырды. Монда учакта уха һәм пылау әзерләделәр, авыл җирлекләре чәй өстәлләре ясады.
Ярышлар берничә номинациядә узды, җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.
