10 гыйнварда Казан белән Екатеринбург арасында автобус рейсы ачылачак
10 гыйнварда Казан-Екатеринбург автобус маршруты эшли башлый. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казаннан автобус «Восточный» автовокзалыннан шимбә көннәрендә 19:00 сәгатьтә кузгала. Екатеринбургтан кайту рейсы «Северный» автовокзалыннан җомга көн 22:00 сәгатьтә китә.
Билетларны автовокзал кассаларында, автостанциянең рәсми сайтында, шулай ук «Восточный «автовокзалы» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
