Татарстанда кабат буран һәм көчле җил көтелә, юлларда бозлавык хасил булачак
Иртәгә, 8 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының янә сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе төнлә дә, көндез дә урыны белән буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк.
Җилнең тизлеге секундына 15-17 метр тәшкил итәчәк (ТР башкаласында – 15 метрга кадәр).
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килә.
