Россия Президенты Владимир Путин Раштуа бәйрәме белән котлады
РФ Президенты Владимир Путин православиеле христианнарны һәм юлиан календаре буенча бу бәйрәмне билгеләп үтүче барлык Россия гражданнарын Раштуа бәйрәме белән котлады.
«Әлеге матур бәйрәм дөньяны игелек һәм мәхәббәт нурлары белән яктырта, миллионлаган кешеләргә өмет, буыннан-буынга тапшырыла торган ата-бабаларның рухи традицияләренә тартылу шатлыгын бүләк итә», - диелгән дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә.
Владимир Путин шулай ук Рус православие чиркәвенең, башка христиан конфессияләренең җәмгыятьне берләштерүгә, шулай ук мирасны саклауга һәм яшьләрне тәрбияләүгә гаять зур, уникаль өлеш кертүенә игътибар юнәлтте.
Дини оешмалар мәрхәмәтлелеккә һәм хәйриячелеккә игътибар бирә, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгырта, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итә, динара һәм милләтара диалогны гармонияләштерү өчен күп эшләр башкара, дип өстәде Президент.
