Балтачның «Тайгалак-шугалак» шугалагында балалар өчен күңелле спорт уеннары узган
Балтач районының «Тайгалак-шугалак» шугалагында балалар өчен күңелле кышкы спорт уеннары узган. Бу хакта «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.
Районның «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Тайгалак-шугалак» шугалагында балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт уеннары оештырган. Чара балаларның каникулларын күңелле һәм файдалы итү өчен үткәрелгән.
Уеннарда балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, аларның әти-әниләре дә актив катнашкан.
