Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ульяновск өлкәсендә яңа мәчетләр төзелә, искеләре яңартыла

0

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Өлкәбездә яңа мәчетләр төзелә, искеләре яңартыла» дигән язмасы чыкты.

«Ульяновскиның «Ак мәчет»ендә өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Иҗтимагый советы утырышы узды. Мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин рәислегендә үткән әлеге утырышта ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алдагы елга эш планы билгеләнде.

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин белдерүенчә, «Биләр» мәдрәсәсе карамагында менә өченче ел инде Коръән хафизлар әзерләүче үзәк эшләп килә. Анда ике дистәгә якын шәкерт белем ала, кызганычка, араларында бер генә татар баласы да юк. Бала-оныкларыгызны шушы үзәккә укырга китерегез, дип мөфти хәзрәтләре милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итте.

Мөфтият Федерация урамындагы 33 нче йортны, ягъни Акчуриннар мәчетен халыкка кайтару буенча максатчан эш алып бара. Күптән түгел татар эшмәкәрләре әлеге урамдагы 37 нче өйнең йорт территориясен 18 миллион сумга хуҗасыннан сатып алып нәзарәткә бүләк иткәннәр. Шушы арада гына Сенгилей шәһәрендә яңа мәчет тантаналы рәвештә ачылды. Ә Ульяновск районы Бирючевка, Елшанка һәм Тимирязевский авылларында мәчет төзү эшләре дәвам итә. Тиздән Засвияжье районында урнашкан медсанчасть территориясендә мәчет салуга керешәчәкләр.

Губернатор Алексей Русских ярдәмендә Димитровград шәһәрендә мәчет торгызу өчен җир участогы бүлеп бирелгән. Без беренче тапкыр бу проблеманы 2008 елда күтәргән идек, шуннан соң егерме елга якын вакыт узды һәм, ниһаять, җир бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителде, ди Илдар хаҗи. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган мөселман десантчылары истәлегенә Яңа шәһәрнең генерал Маргелов паркында мәчет төзү мәсьәләсе дә көн тәртибендә.

Мөфтият шулай ук Ишеевка бистәсендә һәм авиатөзүчеләр микрорайонында корбан чалу өчен махсус үзәкләр булдыру бурычы куя. Өлкә мөфтияте белән өлкә мәгариф министрлыгы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү нигезендә, мәктәпләрдә «Ислам мәдәнияте нигезләре» курсын өйрәнү һәм балаларны хәләл ризыклар белән тукландыру мөмкинлеге бар. Моның өчен ата-аналар мәктәп директорлары исеменә гариза язарга тиеш.

«Дин эшләрен кемгә тапшырып калдырырбыз, онык-оныкчыкларыбызны хак юлдан кемнәр алып барыр? Барыбыз да менә шул турыда уйлап карасак иде. Ерак һәм якын чит илләрдән килүчеләр мәчетләребезгә хуҗа булмасын өчен имамнарны үзебездә укытырга, үзебездә әзерләргә кирәк»,- диде өлкә мөфтие.

Ә губернаторның тышкы икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе, «Мой бизнес» үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов өлкә ифтарына әзерләнү мәсьәләсенә тукталды. Өлкәкүләм ифтар быел 13 мартта «Волга-Спорт-Арена» боз сараенда узачак. Анда дүрт меңнән артык кеше катнашуы көтелә. Ул әлеге күркәм чарага мөмкин кадәр күбрәк балаларны алып килергә тәкъдим итте. Алар саф вә пакь динебезнең, халкыбызның матурлыгын күрсеннәр, ди Руслан әфәнде.

«Бөтендөнья татар конгрессы Ульяновскида уза торган ифтарны башкаларга үрнәк итеп күрсәтә, әлеге вакыйганы «ифтар дипломатиясе» дип атый. Бездән үрнәк алып, хәзер Самара, Мордовия һәм Удмуртиядә дә ифтар ашларын зурлап уздыралар. Мәчет салуда, ифтар үткәрүдә катнашу - әҗер-савап эшләү мөмкинлеге ул. Шуңа күрә изге эшләрдә катнашып, әҗер-савап алып калырга ашыксак иде»,- диде Руслан Шәвкәт улы.

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Аллаһы йортында ремонт эшләренең барышы белән таныштырып үтте. Ул шулай ук гыйбадәтханәнең тарих сәхифәләрен дә барлады. Бөек Ватан сугышы Җиңү белән тәмамланганнан соң, 1946 елда Ульяновскиның бер төркем мөселманнары Мәскәүгә, Бөтенсоюз старостасы Михаил Калинин янына барып, мәчет ачарга рөхсәт сорыйлар. Шуннан соң озак та үтми, татарлар күпләп яшәгән Куликовкада беренче мәчет пәйда була. Ун ел үткәч, 1956 елда мәчет Крупская урамындагы 45 нче йортта эшли башлый. 1985 елда Әюп хәзрәт Дебердеев СССР мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте канаты астында Ульяновск региональ мөхтәсибәтен оештырып, Банный тыкрыгы, 1 нче йорт адресы буенча мәчетне эшләтеп җибәрә. Ә 1993 елда әлеге мәчет янәшәсендә ике этажлы яңа мәчет калкып чыга. Идел буе төбәгендә сафка бастырылган ике катлы беренче мәчет бу.

«Утыз ике ел эчендә мәчетебез бинасы искерергә өлгерде. Шуңа күрә мәхәллә советы карары белән капиталь ремонт эшләренә керештек. Бинаны яңартуны фундаментыннан - нигезеннән башладык. Үткән елда түбәсен алмаштырдык, манара белән ярымайны, котельныйны яңарттык. Аксакалларыбыз үтенечен исәпкә алып, мәчетнең тарихи күренешен саклап калырга булдык. Изге эшкә ярдәм итүче эшмәкәрләргә, мәхәллә халкына, шәһәребез мөселманнарына чын ихластан рәхмәт»,- диде Рөстәм хәзрәт.

Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин бары тик безнең төбәктә генә губернаторның өлкә ифтарында катнашуын билгеләп үтте. Бездә өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәмендә «Чишмә» телетапшырулары эфирга чыга, «Өмет» газетасы нәшер ителә, Татар мәдәният үзәге һәм Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп эшләп килә, диде ул. Мохтарият җитәкчесе «Өмет» газетасына язылу проблемасын да күтәрде. Муллалар көненә икешәр-өчәр мәҗлестә булып, халык белән аралашалар бит, менә шушы очрашуларда алар милләттәшләребезгә газетага язылу кирәклеген аңлатсыннар иде, дип белдерде Рамис Фарук улы.

Аннары Иҗтимагый совет әгъзаларын «Шейх палас» банкет залында Оренбург мөселман диния нәзарәтенең (хәзер - Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте) 237 еллыгына багышланган тантаналы мәҗлес көтә иде. Әлеге мәҗлес Үзәк диния нәзарәте һәм Ульяновск өлкәсе мөфтияте тарихына багышланган видеофильмнарны карау белән башланып китте. Мәчетләрдә җомга намазын укыганнан соң, дин эшләренең чишмә башында торучыларны, аерым алганда, Әюп хәзрәт Дебердеев белән Сәүбән хәзрәт Сулеймановны, шулай ук Аллаһы йортларын төзүчеләрне дога белән искә алырга онытмагыз, дип мөфти Илдар хаҗи районнардан килгән имамнарга мөрәҗәгать итте.

«Оренбург мөселман диния нәзарәте 237 ел элек Әби патша - Екатерина II карары нигезендә булдырыла. Шушы вакыт эчендә диния нәзарәтенә барлыгы 11 мөфти җитәкчелек итә. Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин - Россия тарихындагы 12 нче мөфти. Ул менә 43 нче ел инде динебезгә, халкыбызга, газиз Ватаныбызга тугрылыклы хезмәт итә, мөселман өммәтен хак, туры юлдан алып бара. Соңгы 33 ел эчендә илебездә 7 меңнән артык мәчет, күп мәдрәсәләр сафка бастырылды. Безнең Ульяновск өлкәсендә дә 100дән артык мәчет торгызылды. Бу - Аллаһы Раббыбызның рәхмәте, шәфкате һәм мәрхәмәте»,- диде мөфти хәзрәтләре.

Губернатор урынбасары Александр Коробко регион башлыгы Алексей Русских исеменнән сәламләп, халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү, традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерү, МХО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашулары өчен мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин белән барлык имамнарга рәхмәт белдерде.

«Хәзер күп кенә егетләребез сугыш кырыннан кайта, араларында яраланып, психологик җәрәхәт алып кайтучылары да бар. Тәҗрибәле имамнар менә шушы сугышчылар белән элемтәгә кереп, ярдәм кулы сузсыннар, аларга гаилә тормышын җайга салып җибәрергә, тыныч тормышка кереп китәргә булышсыннар иде»,- диде губернатор урынбасары.

Рәсүл хәзрәт Фаткуллов Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете карамагында тернәкләнеп киткән «Сальсабиль» балалар үсеше үзәге эшчәнлеге белән таныштырып узды.

«Балалар үсеше үзәге канаты астындагы мәктәпкә һәм балалар бакчасына сабыйларын бирергә теләүчеләр бик күп, шуңа күрә аларны конкурс буенча алабыз. Малайлар һәм кызлар дөньяви фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән беррәттән, татар телен, дин нигезләрен үзләштерәләр, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнәләр. Иң мөһиме - бездә милли һәм дини, рухи-әхлакый тәрбия алу мөмкинлеге бар. «Сальсабиль» ата-аналарны менә шунысы белән кызыктыра да инде»,- дип белдерде Рәсүл хәзрәт.

Яңа шәһәрнең «1 нче мәхәллә»се җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов Заволжье районы мөселманнарын берләштереп торучы Ислам мәдәни-агарту үзәгендә ремонт эшләренең төгәлләнеп килүе турында хәбәр итте.

«Шушы көннәрдә генә Ислам мәдәни-агарту үзәге бинасына ярымайлы манара урнаштыру эшләренә керештек. Эшмәкәрләр, мәхәллә халкы һәм район мөселманнары ярдәм күрсәтә. Гыйнвар ахырында өлкә Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре катнашында «Ачык ишекләр көне» үткәрергә ниятлибез»,- диде Рафаэль хаҗи.

Россия һава-десант гаскәрләренең имам-ахуны Али хәзрәт Шамсутдинов белән Ульяновск шәһәренең имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар. Аннары мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин барча әрвахларның да рухлары шат булуын, сугыш кырларында һәлак булучыларга шәһитлек дәрәҗәсе, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен теләп дога кылдырды».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net