Мамадышта махсус операциядә катнашучы хәрбинең улының Яңа ел хыялын чынга ашырганнар
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин сигез яшьлек Степан Асаповның Яңа ел теләген чынга ашырды. Малайга бүләкне «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында тапшырдылар.
Степан – Мамадыш районыннан беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең улы. Район башлыгы каникул вакытында да «Квантум» техник иҗат үзәгендәге рәсем дәресләрен калдырмаган малайның тырышлыгын билгеләп үтте.
«Яклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү һәм балаларның елмаюын күрү бик мөһим. Степан, сиңа бәхетле Яңа ел телим», – диде Вадим Никитин.
Акция 2025 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. «Быел сайтка 3 меңнән артык гариза җибәрелгән. Һичшиксез, хыялларны чынга ашырачакбыз!» - дип язды элегрәк республика лидеры Рөстәм Миңнеханов МАХ каналында.
