Казанда яшәүче ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында зыян күргән
Казанда яшәүче 68 яшьлек ир-ат Фатих Әмирхан урамындагы тугыз катлы йортта чыккан янгында зыян күргән. Янгын тугызынчы каттагы ике бүлмәле фатирда чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булган – йокы бүлмәсендә матраска ут капкан. Янгынның мәйданы якынча 0,1 квадрат метр тәшкил иткән, аны ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергәннәр.
Аягы 1-2 дәрәҗәдә пешкән ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.
