Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү бәяләре күтәрелде
Әлмәт транспорт идарәсе вәкилләре хәбәр иткәнчә, бу елның 1 гыйнварыннан бер билет бәясе 46 сумга кадәр артты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Бу электр энергиясенә, ягулык-майлау материалларына, запас частьләргә һәм транспортка хезмәт күрсәтүгә бәяләр арту белән бәйле. Шул ук вакытта озак файдаланыла торган юл йөрү билетларын сатып алганда отышлырак: 40 сәфәрлек билет буенча бер сәфәрнең бәясе 40 сум; 60 сәфәрлек буенча – 35 сум. Гамәлдәге барлык ташламалар да саклана, диелә хәбәрдә.
