Иннополиска керү юлында ике йөк машинасы бәрелешкән һәм бөке барлыкка килгән
Иннополистан ерак түгел трассада авария булган. Шаһитлар мәгълүматлары буенча, анда ике йөк автомобиле бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте М-7 трассасында, Татарстанның Югары Ослан районына керү һәм Иннополиска илтүче юл чишелеше арасында булган.
Һәлакәт урынында җитди бөке барлыкка килгән.
