Яшел Үзәндә һәм Казанда БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында Казанга һәм Яшел Үзәнгә БПЛА һөҗүм итү куркынычы режимын гамәлдән чыгару турында хәбәр ителде.
«Татар-информ» язганча, режим бүген 14:27 сәгатьтә кертелде. Бер сәгатькә якын вакыт узгач, Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев район территориясендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелү турында хәбәр итте.
Түбән Каманың Бегишево аэропортында чикләүләр кертелде. Казан халыкара аэропортында чикләүләр әле дә гамәлдә.
