Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Яңа елга багышланган концерт булды
Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Зур яңа ел фейерверкы» уникаль музыкаль программа тәкъдим ителде.
Программада Геннадий Гладков, Исаак Дунаевский, Александр Зацепин, Имре Кальман, Астор Пьяцолла, Микаэл Таривердиев, Иоганн Штраус, Салих Сәйдәшев, хәзерге композиторлардан Резедә Ахиярова, Елена Анисимова һәм башка композиторларның бәйрәм рухындагы әсәрләре яңгырады. Алар арасында «Марш Радецкого» (Иоганн Штраус), «Жаворонок» (Ариэль Рамирес), «Наемщик» драмасыннан «Вальс» һәм «Совет Армиясе маршы» (Салих Сәйдәшев), «Интермеццо» (Микаэл Таривердиев), «Син үлгәнче мине сагынырсың» (Резедә Ахиярова), «Биш минут» (Анатолий Лепин) һ.б. танылган әсәрләр бар иде.
Музыкаль тылсымны сәхнәдә тамашачыларга Казан консерваториясенең сәнгать җитәкчесе һәм ректоры Вадим Дулат-Алиев җитәкчелегендәге Халыкара концерт оркестры бүләк итте. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Минск залларын яулап алган коллектив яңадан үзенең виртуоз осталыгын күрсәтте.
Концертта солистлар Ия Тепнадзе (вокал), Сөмбел Кыямова (вокал), Айрат Ганиев (вокал), Мария Шумарина (саксофон), Александр Антипкин (виолончель), Александр Архиреев (кларнет), Наилә Галиева (скрипка), Денис Дулат-Алиев (фортепиано, синтезатор), Кристофер Алехандро Магне Вигабриэль (скрипка), Динар Шәрәфетдинов (вокал), Анна Стальмахова (аккордеон) һәм башка яшь, талантлы башкаручылар катнашты.
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге мөдире, профессор, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина кичәне җылы хисләр белән кабул итүен әйтте.
Аның фикеренчә, концертның беренче минутларыннан ук залда Яңа ел рухы сизелгән. «Оркестр башкаруындагы һәр әсәр балачактан таныш, күңелгә якын, шатлык һәм өмет хисләре уята торган яңгыраш алды. Консерватория оркестры һәм әлеге югары уку йортында белем алучыларның, аны тәмамлаучыларның әсәрләрне югары дәрәҗәдә башкаруы, программаның уйланылган булуы, минемчә, тамашачыны көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып, чын бәйрәм мохитенә чумдырды. Мондый концертлар Яңа ел бәйрәмнәрендә бик тә кирәк – алар күңелне тискәре уйлардан арындыра, илһамландыра», – диде Зилә Сөнгатуллина.
«Мондый зур сәхнәдә, Яңа елга багышланган концертта чыгыш ясау – безнең өчен шатлык та, җаваплылык та. Яңа ел бәйрәмнәрендә катнашу күңелгә аерым бер җылылык өсти. Оркестр белән бер сәхнәдә булу, тамашачыларның ихлас алкышларын ишетү – онытылмас мизгелләр. Залның тулы булуын, тамашачыларның игътибарын тою миңа илһам өстәде. Музыка аша бәйрәм кәефен җиткерә алдык дип өметләнәм. Бу кичә һәркем өчен якты истәлек булып калгандыр дип уйлыйм», – диде халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Динар Шәрәфетдинов.
Концерт ике бүлектән торды һәм тамашачыларның дәррәү алкышлавы белән тәмамланды.
