Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татар җәмәгатьчелеге Фатих Әмирхан каберенә чәчәкләр салды һәм рухына дога кылды

0

Бүген, 1 гыйнварда татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның каберен зиярәт кылды, чәчәкләр салды. Язучының рухына багышлап Коръән укылды.

Искә алу мәрасимен Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин ачып җибәрде һәм алып барды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.

«Яңа елны дога кылып, изге гамәл белән башлыйбыз. Рәсми булмаса да киләсе ел әдәбият елы дип әйтерлек ел. Бик күп юбилейлар көтелә. Әлеге елны язучыларыбызны, әдипләребезне искә алып, аларны кайгыртып уздырырга насыйп булсын», – дип искәртте Айдар Шәйхин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фатих Әмирханның татар әдәбияты тарихында урыны түрдә булуын белдерде.

«Фатих Әмирхан татар әдәбиятында аерым бер урын били, һәм ул урын түрдә, бик мәртәбәле. Без бит инде барлык язучыларны аерым бер әсәр белән ассоциациялибез. Фатих Әмирхан очрагында әлеге әсәр – әдәбият дәреслекләренә кергән «Фәтхулла хәзрәт» сатирик повесте. Ул анда бүгенге көндә булган нейрочелтәрләргә кадәр тасвирлый. Ләкин мин аның кеше психологиясен тасвирлау үзенчәлеген аерып күрсәтер идем, бу бөек язучыларга гына хас. «Хәят» повесте – аерым тема, анда ул татар халкының шул чорына гына түгел, киләчәгенә дә күз сала. Татар нинди булачак? Язучы, әсәрне мәхәббәт хисләре белән сугарып, фикерләрен укучыга җиткерә алган», – дип сөйләде ул.

Ркаил Зәйдулла Фатих Әмирханның язучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе булуын да искәртте.

«Фатих Әмирхан прозаик кына түгел, драматург та, җәмәгать эшлеклесе дә, Казанда әдәби процессны башлап җибәргән кеше. Ул үз тирәсенә әдәбиятка гашыйк, язарга теләгән яшьләрне җыя, «Әл-ислах» кулъязма газетасын чыгара башлый, аннары аны нәшер итүгә ирешә. Җитәкчелек, әдәби процесс белән идарә итү Фатих Әмирхан кулында була», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Фатих Әмирханның татар әдәбиятында уникаль шәхес булуын әйтте. Ул язучының язмышы бик авыр булуын, аның яшь килеш аяклары зәгыйфьләнүен искә алды.

«Фатих Әмирхан дөньяда 40 ел гына яши, 40 елының да 19ы аяклары параличланган хәлдә, гомере коляскада утырып уза. Ләкин ул үзеннән соң искиткеч зур әдәби мирас калдырды. Ул үлгәч, аның турында язылган хатирәдә Гали Рәхим аны Генрих Гейне белән чагыштыра. Чөнки аның да шактый гомере урын өстендә уза. Аның да үлемсез әсәрләре шактый. Фатих Әмирханның аяклары бәйле булса да, ул милләткә ут, яшәү көче биргән шәхес», – диде Рәдиф Гаташ.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин язучы рухына Коръәннән аятьләр укыды. Соңыннан әдип каберенә чәчәкләр салдылар, рухына дога кылдылар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net