Казан аэропортында чикләүләр гамәлдән чыгарылды - Росавиация
Фото: «Татар-информ»
Казан халыкара аэропортында кертелгән вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Чикләүләр гамәлдә булган вакытта бер самолет запас аэродромга китте. Бу хакта Росавиациядә хәбәр иттеләр.
Республика территориясендә Мәскәү вакыты белән 08.06 сәгатьтән пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә.
