Әлмәтнең яңа перинаталь үзәгендә бер атнада 32 бала туган
Әлмәтнең яңа перинаталь үзәгендә бер атнада 32 бала дөньяга килгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итте.
Әлмәт шәһәренең яңа перинаталь үзәгендә узган атнада истәлекле вакыйга теркәлгән – биредә 32 бала дөньяга килгән. Яңа туган сабыйлар арасында 18 кыз һәм 14 малай.
