Казанның җир өсте җәмәгать транспорты Яңа ел төнендә төнге икегә кадәр эшләячәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Казанда җәмәгать транспорты 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял көне графигы нигезендә эшләячәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
«Яңа ел төнендә шәһәр җир өсте транспортының пассажирлар иң күп файдалана торган маршрутлары эше - 2:00 сәгатькә, ә метрополитен эше 24:00 сәгатькә кадәр озайтылачак», – диде Шакиров.
Ул билгеләп үткәнчә, 7 гыйнварда Раштуа бәйрәме уңаеннан махсус автобуслар биреләчәк. Казан Изге Ана иконасы чиркәвенә килүчеләр өчен бәйрәм литургиясе тәмамланганнан соң «КАИ» тукталышында пассажирларны автобуслар көтеп торачак.
