Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларга мемориаль комплекс урнаштырылачак
Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль комплекс урнаштыру өчен урын билгеләнде. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев сугышчан туганлык вәкилләре, архитектор һәм скульптор катнашында узган күчмә киңәшмә нәтиҗәләре буенча шул хакта хәбәр итте.
Булачак мемориал Җиңү мәйданында – хәзерге вакытта хәрби техника үрнәкләре: туплар һәм танклар урнаштырылган участокта барлыкка киләчәк. Техника Мәңгелек утның ике ягына да күчерелә. Радмир Беляев сүзләренчә, бу карар әлеге киңлекнең тарихи дәвамчанлыгын сакларга һәм бер үк вакытта якташлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә лаеклы урын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Ул мемориал проектының махсус хәрби операция ветераннары һәм һәлак булган сугышчыларның туганнары катнашында әзерләнүен искәртте.
«Проектның махсус операция ветераннары һәм һәлак булган хәрбиләрнең якыннары катнашында әзерләнүе зур әһәмияткә ия. Төзелеш эшләре башланыр алдыннан шундый ук уртак фикер алышу форматында макет та эшләнеп бетәчәк», - дип билгеләп үтте Беляев.
Хәзерге вакытта сайланган участокта булачак комплексның каркасы урнаштырылган.
Район башлыгы мемориаль комплексның урынлы һәм шәһәр өчен чын мәгънәсендә әһәмиятле булачагына ышаныч белдерде. Аны 2026 елның язында урнаштыру ниятләнә.
Түбән Кама районы матбугат хезмәте фотолары
