Миңнеханов «Зенит-Казан» җитәкчелегенә котлау телеграммасы юллады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол командасы җитәкчелегенә котлау телеграммасы юллады.
«Республикабызда волейбол сөючеләр һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Суперкубогы –2025 ярышларында чираттагы ышанычлы җиңүегез белән котлыйм. Бу — җитди әзерлекнең, хәлиткеч уенда тулы көч белән бирелеп уйнауның һәм, әлбәттә, зур оештыру эшенең законлы нәтиҗәсе.
Зур канәгатьлек һәм аерым горурлык белән Татарстан клубының илдә иң көчлеләрдән булуын билгеләп үтәм. Унберенче дәрәҗәле трофей — моның иң яхшы дәлиле. Лаеклы көрәш һәм узган елның спорт казанышларын якты нокта белән тәмамлаганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, спортта яңа биеклекләр һәм һөнәри уңышлар телим», — дип яза ТР Рәисе.
