Акчага ялган больничныйлар ясаган Яшел Үзән хастаханәсе табибы суд каршына басачак
Яшел Үзән табибы пациентлардан ришвәт алган өчен суд каршына басачак.
Тикшерү версиясе буенча, 2021 елдан 2024 елга кадәр чорда Яшел Үзән үзәк хастаханәсе поликлиникасының гомуми практика табибы арадашчылар аша шәһәрнең өч кешесеннән эшкә яраксызлык турында ялган белешмәләр өчен 30 мең сум алган.
Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.
