Дәүләт Думасында халыкны мошенниклардан саклауны көчәйтү турындагы законны караячаклар
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин халыкны цифрлы чаралар кулланып эш итүче мошенникларның хокукка каршы гамәлләреннән яклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән закон чыгару инициативасын парламентның профильле комитетына тапшырды. Бу хакта Дәүләт Думасының рәсми сайты хәбәр итә.
Закон чыгару инициативасы банкларга үзләренең рәсми кушымталарында киберһөҗүм очракларын ачыклау һәм алардан саклану чараларын куллану бурычын йөкләүне күздә тота. Башка яңалыклар арасында — халыкара шалтыратуларны маркировкалау, бер кеше өчен банк карталары санын чикләү, мошенниклык гамәлләрен булдырмау максатыннан элемтә операторлары белән банкларның үзара хезмәттәшлеген көйләү һәм башка чаралар бар.
«Кертелгән инициативаны сессия башында өстенлекле тәртиптә караячакбыз», — диде Вячеслав Володин.
