Миңнуллина: Миңнехановның шәхсән катнашуы Татарстанда ислам финансларын үстерүне тизәйтә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхсән катнашуы һәм аның ислам дөньясы илләрендәге югары дәрәҗәдәге элемтәләре республикада ислам финанслары үсешенең төп факторы булып тора. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина Казанда AAOIFI үзәген ачуга багышланган түгәрәк өстәлдән соң сөйләде.
«Мин инде 12 нче ел агентлыкны җитәклим. Мин килгәндә барысы да Россиядә менә-менә ислам финанслары турында закон кабул ителәчәк, дип сөйли иде. Ә ул әле дә кабул ителмәгән, әле эксперимент буларак кына карала. Хәзер, миңа калса, ниһаять, зур алга китеш сизелә. Моңа Рөстәм Нургали улының ислам дөньясы илләрендә югары дәрәҗәдәге элемтәләре ярдәм итә», - диде Миңнуллина.
2023 елның көзеннән Россиянең дүрт төбәгендә партнерлык финанславы буенча эксперимент гамәлгә ашырыла. Ул ике елга исәпләнгән иде, әмма соңыннан 2028 елның сентябренә кадәр озайтылды. Бүген түгәрәк өстәлдә партнерлык финанславы экспериментын даими нигезгә күчерергә кирәклеге турында сүз кузгатылды.
