Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Төмәндә өлкәнең сәнгать осталары бер сәхнәгә җыелды

0

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Өлкә сәнгать осталары бер сәхнәдә» дигән язмасы чыкты.

«Төмән татар мәдәният үзәгенең матур милли залында төрки телле халыкларның «Таң йолдызы» XXXIV өлкә балалар һәм «Халык сәнгате» XX өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурслары гала-концерты булды.

Төбәкнең татарлар күпләп яшәгән һәр округыннан иң-иңнәр генә җыелган иде бу көнне. Олысы-кечесе татар җырлары, биюләре, шигырьләре, мөнәҗәт-бәетләре белән сөендерделәр, кыргыз биюе, чуваш җыры да бәйрәмне тулыландырды. Бу көнне тамашачыларга кабатланмас чыгышлар, сокланырлык милли киемнәр тәкъдим ителде.

Тантананы алып баручы Ринат Гарифуллин бәйрәмнең өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән тормышка ашуын билгеләп үтте. Ә автономия, үз чиратында, ярдәмнәре өчен шәһәр татар мәдәният үзәгенә, өлкә татар яшьләре берлегенә, «Уңган хатын-кызлар» клубы активларына һәм волонтерларга рәхмәтен белдерде.

Милләтебезнең сәнгать осталарын Төмән шәһәре Думасы рәисе Светлана Иванова, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлиев ярдәмчесе Ирина Гаврилова, өлкә һәм шәһәр Думалары депутатлары: Лариса Цупикова, Георгий Моратов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты бүлек җитәкчесе Эльмира Алиева җылы тәбрикләде, аеруча актив, тырышларга бүләкләрен тапшырды.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина барлык тамашачыларны бәйрәм белән котлап, катнашучыларга, жюри әгъзаларына рәхмәтен юллады. «Солдатка җылы бүләк ит» патриотик хәйрия акциясендә үз өлешләрен кертүче 18 волонтерга автономиянең Рәхмәт хатлары белән хөрмәтен җиткерде.

Концерт программасын Ялутор округының «Тамаша» халык коллективы башлап җибәрде. Аның җитәкчесе Ильяс Бакиев әле жюри рәисе дә булганлыктан, быелгы конкурслардагы чыгышлар турында сораштык.

«Быел күп чыгышлар, әлбәттә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Тагын да бер яхшы күренеш: күпләр фестивальгә кебек әзерләнгән. Ул күп кенә параметрлар буенча комплекслы бәяләнә: артистлык һәм образны тапшыра белү, тема, музыкаль композиция, костюм, хәрәкәтләр лирикасы, башкару осталыгы, техника, физик әзерлек һ. б. Басып кына җырлаудан тыш, бию элементлары да, уен кораллары да кертелгән. Тик фольклор күрсәтүчеләр аз булды. Түбән Тәүде округының «Саз» ансамбле «Күч»не, Ялутор округының Сәел авылыннан «Солдатка озату йоласы»н күрсәттеләр», – диде ул.

Армый-талмый округ саен бәя биреп йөргән жюридагы талантлы шәхесләребезгә дә рәхмәт. Тантана көнне сәхнәдән күзне дә алырга вакыт бирмәгән үзешчәннәребез дә зур тырышлык күрсәттеләр. Араларында балалар булуы да шатлыклы хәл – мәдәниятне саклар буын үсә. Фәүдәт Гарипов, Булат Шәнгиряев, Роберт Сәитов, Роберт Сабиров, Эрик Абдуллин, Илдус Галиев кебек халык талантлары да күңелләргә ял бирә.

Соңыннан иң күңелле өлештә Ләйсән Хәмзә кызы белән Георгий Равил улы һәркайсына лаеклы бүләкләрен, дипломнар тапшырдылар».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net