2026 елда Татарстанда техник карау бәясе 10 процентка артачак
2026 елда Татарстанда техник карау бәясе артачак. Моңа кагылышлы карар ТР хокукый актлар сайтында басылып чыкты.
Документ автомобильне еллык тикшерү өчен түләүнең чикләрен билгели. Узган ел белән чагыштырганда, бәя якынча 10 процентка күтәрелгән. Хәзер җиңел автомобиль хуҗаларына — 1202 сум, мотоцикл йөртүчеләргә — 422 сум, ә йөк машиналары һәм кечкенә автобуслар хуҗаларына 2588 һәм 2058 сум түләргә туры киләчәк.
Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
