Татарстанда салютлар һәм башка пиротехника чаралары өчен 880 мәйданчык билгеләнде
Татарстанда махсус билгеләнгән 880 мәйданчыкта салют аттырырга мөмкин булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сөйләде.
«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлангычы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителде. Шуңа күрә республика территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу режим пиротехника эшләнмәләрен куллану буенча чикләүләрне һәм янгыннарны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар күрүне күздә тота», — дип белдерде ул.
Трущин аңлатканча, әлеге карар нигезендә пиротехника куллануга чикләүләр кертелә. Салютларны сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метрдан да якынрак кулланырга ярамый. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп җыелган урыннардан һәм юллардан 30 метрдан да якынрак арада куллану тыела.
«Моннан тыш, барлык муниципаль берәмлекләрдә пиротехника эшләнмәләрен куллану өчен махсус мәйданчыклар булдыру тәкъдим ителде. 24 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, 41 муниципаль берәмлектә гражданнар салют ата алсын өчен 880нән артык җайлаштырылган мәйданчык булдырылды. Мондый урыннар агымдагы елның 25 декабренә кадәр һәр районда ясалырга тиеш», — дип билгеләп үтте Максим Трущин.
Казан шәһәрендә мондый мәйданнар түбәндәге урыннарда билгеләнгән: Түбән Заречье дамбасы, Гаврилов урамындагы «Мәйдан» насос станциясе тирәсе, Тынычлык бистәсендәге «Каенлык» (Березовая роща) урыны, Нәҗип Җиһанов һәм Пётр Полушкин урамнары арасындагы ипподром территориясе.
